Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Яңа елда яңа уеннар!"

   5 январь көнне балалар өчен яңа ел иртәсе үтте. Балалар җырлы-биюле түгәрәк уеннарында бик теләп катнаштылар. Кыш бабай белән Кар кызы һәм урман хуҗасы Убырлы балаларга күп төрле сынаулар әзерләгән иделәр.Ул сынауларны да алар күмәк җиңеп чыктылар. Бәйрәмдә балалар биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, төрле уеннар уйнадылар, яңа ел турындагы табышмакларга җавап табып татлы бүләкләр алдылар.