Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Төкле аягың белән Яңа ел!"

30 декабрь көнне мәдәният йорты каршында авыл халкы өчен Яңа ел кичәсе үткәрдек.Бәйрәм матур җырлар,шигырьләр,күңелле уеннар белән үрелеп барды.Кыш бабай Кар кызы матур котлау сүзләре белән авылдашларыбызны бәйрәм белән котларга килде.Күсе үзенең уңышлары белән мактанып ел эшләгән эшләренә нәтиҗә ясап эстафетаны Үгезгә тапшырды .Алар бергәләп Яңа өйләнешкән гаиләләргә,Яңа туган сабыйларга ,Иң күп китап укучыларга истәлек бүләкләр тапшырдылар.Бәйрәм чыршы әйләнәсендә җырлар белән тәмамланды.