Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Яңа ел бизәкләре"

24 декабрь көнне Орнашбаш авыл китапханәсендә, башлангыч сыйныф укучылары белән "Яңа ел бизәкләре" - дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрдек. Балалар без оештырган конкурста бик теләп катнаштылар.Үзләре Яңа ел бәйрәмен ничек күзалласалар шуны рәсемгә төшереп сүрәтләп бирделәр.Рәсемнәрне үзләре яраткан әкиятләрдән дә алып ясадылар.Китапханәбездәге алар өчен төзелгән "Яңа ел белән" дип аталган китап күргәзмәсе белән якыннан танышып, андагы китап журналлардан да куллана алдылар.Нәтиҗәдә рәсемнәр бик матур,зәвыклы килеп чыкты.Балаларга бүләкләр тапшырылды.