Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Татарстан җире - дуслык иле"

Татарстан Республикасы Президентының 2019 елның 25 сентябрендәге ПУ-572 номерлы Указы белән, Татарстан Республикасын торгызуның һәм үстерүнең мөһим тарихи этабына җәмәгатьчелек игътибарын киң җәлеп итү максатларында, 2020 ел Татарстан Республикасында Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгы елы дип игълан ителде.ТАССР йөзьеллыгы – Татарстан Республикасы һәм аның күпмилләтле халкы өчен әһәмиятле чор.Шушы уңайдан без китапханәбезгә китап укучыларны"Татарстан җире - дуслык иле" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә сәяхәткә чакырабыз.