Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Китап белән дөньяны ачыйк"

Китапсыз кеше- утсыз ,кояшсыз кеше.. Китап һәрвакыт кешелекнең рухи байлыкларыннан иң мөһим хәзинә булды, аннан башка цивилизацияләр үсешен һәм тормышыбызны күз алдына китерүе дә кыен.13 январь көнне Орнашбаш авыл китапханәсендә балалар өчен "Китап белән дөньяны ачыйк" дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрдек.Балалар үзләренә охшаган китаплардан матур хикәя,шигырь,әкиятләр аша әйләнә - тирәне танып белергә өйрәнделәр.