Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Безнең тарихчы"

Китапханәбезнең иң актив китап укучысы,шулай ук китапханәбез каршында оештырылып килгән барлык кичәләрдә актив катнашучы Касыймов Мөнир абый бездә кунакта .Ул авылыбызның тынгы белмәүче аяклы тарихчысы дисәк тә ялгыш булмас.Китапханәгә килгән тарихи журналларны,тарихи китапларны бөртекләп укып бара ул.Үзе белгән,җыйган мәглүматны түкми - чәчми безгә яшь буынга да тапшырып бара.Бүгенге көндә Орнашбаш авылы тарихына багышланган "Туган авылым минем Орнашбашым" китабының дәвамын язу белән шөгыльләнә Мөнир абый.Аның бу изге эшенә безнең китапханәбезнең дә ярдәме тия алганга без горурланабыз.Хәм китап укучылыларыбызны да бу изге эшкә ярдәмгә чакырып калабыз.