Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Тапкырлар һәм зирәкләр"

22 октябрь көнне китапханәбезнең балалар булмәсендә "Тапкырлар һәм зирәкләр" дип исемләнгән уен - викторина үткәрдек.Нәни дусларыбыз китапханәче апалары укыган әкиятләрне тыңлап әкият илендә сәяхәт үттеләр.Аннан тапкырлар аланында туктап ял итеп,табышмакларга җаваплар эзләделәр.Һәм инде укылган әкият геройлары турындагы викторина  сорауларына җавап та бирделәр.Виторина уен формасында алып барылганлыктан балалар бик кызыксынып катнаштылар.