Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Чиста шәһәрдән - яшел планетага"

10 октябрь көнне Үзәк китапханәдә "Тылсымлы үзгәрешләр" иҗади конкурсы нәтиҗәләре буенча "Чиста шәһәрдән - яшел планетага" дигән экологик бәйрәм үткәрелде. Конкурс 9 августтан башлап, 30 сентябрьгә кадәр үткәрелде, аның максаты-район халкының экологик культурасын һәм табигатькә сак караш тәрбияләү иде.Катнашучылар ташландык материалдан  төрле эшләнмәләр һәм әдәби геройларның  костюмнарын ясарга тиешл иде. Эшләр ике номинация буенча бәяләнде: "Әдәби геройның иң оригиналь костюмы" һәм "Иң креатив эшләнмә". Бәйрәмгә хөрмәтле кунаклар: Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкиле – Артемьева Ольга Владимировна, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенең 1 категорияле белгече - Латыш Фирдәүсә Камил кызы, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Ашыт» табигать тыюлыгы хезмәткәрләре - Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы һәм Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы чакырылган иде. Алар җиңүчеләрне котладылар: истәлекле бүләкләр тапшырдылар, катнашучыларны дипломнар һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.Бәйгедә Орнашбаш авыл китапханәсе “Иң креатив эшләнмә”номинациясе буенча 3 урынны алды.Китап укучыларыбыз белән шәһәребезне төрле ташландык материаллардан арындыруга өлешебезне кертә алганга без бик тә шат.