Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Укучының мәдәни көндәлеге"

23 сентябрь көнне Орнашбаш  һәм Утар - Аты  авыл китапханәчеләре башлангыч сыйныф укучыларына "Укучының мәдәни кондәлеген" тапшырдылар.Балалар үзләре яшәгән авыл,район,шәһәрләр тарихы анын мәдәни үзәкләре  турында бик аз мәгълүмат беләләр.Ә менә "Укучының мәдәни көндәлеге" укучыларның белемен киңәйтә,тагын да күберәк китаплар укып,төрле бәйгеләрдә катнашу мөмкинлеген бирә.Һәр китапханәче дә көндәлек турында кыскача чыгыш ясадылар..Балалар зур кызыксыну белән "Укучының мәдәни көндәлеге" белән якыннан танышып,үзләренә таныш булмаган урыннар турында сораулар бирделәр..