Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Тыныч яшәүләргә ни җитә".

 3 сентябрь – Терроризмга каршы көрәшкә теләктәшлек көне буларак билгеләнеп үтелә. Бу көн уңаеннан без дә китапханәбездә”Тыныч яшәүләргә ни җитә” исеме астында белешмә-мәгълүмат сәгате уздырдык.Яшүсмерләр белән бу көннең ни өчен нәкъ менә 3 сентябрь көнне билгеләнеп үтүе, терроризмның асылы, аның чын мәгънәсендә кешелек өчен нинди куркыныч белән янавы турында сөйләштек. Презентация слайдлары  һәм язмадагы җыр ярдәмендә 2004 нче елның 1 сентябрендә булган Беслан вакыйгаларын искә төшердек. Терроризм белән янәшә торучы экстремизм турында да әйтеп киттек. Яшьләребезне “Юк!- дип әйтик” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырдык. Очрашуыбызның ноктасы итеп укучыларны уяулыкка, саклыкка чакырдык.