Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Әдәп төбе - хөрмәт"

Китапханәдә балалар өчен "Әдәп төбе - хөрмәт" дип исемләнгән әдәплелек дәресе үтте.Әлеге чараның максаты: "әдәплелек","тылсымлы сүзләр","игелекле эшләр"сүзләренең мәгънәсен һәм аларның мөхимлеген аңлату,балаларда мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү иде.Китапханәче балаларга мәрхәмәтлелек турында сөйләде.Төрле әкиятләрдән мисаллар китерде.Мәдәният хезмәткәре Илүзә апалары әдәплелек темасына багышланган башваткыч чиштерде.Ахырдан балалар бергәләп күңелле уеннар уйнадылар.