«Чәчләргә чал керсә дә... »
16нчы май көнне Яңа Кырлай авылы китапханәчесе, мәдәният йорты үзешчәннәре белән Яңа Кенәр авылының "Өмет" тернәкләндерү үзәгендә, «Чәчләргә чал керсә дә... » исемле концерт программасы белән чыгыш ясап кайттылар. Өлкәннәребез моңлы җырларыбызга кушылып җырлап утырдылар,Ф.Садриевның “Сиңа гына әйтәм”спектаклен бик яратып кабул иттеләр,үзешчәннәребезне алкышларга күмделәр.