Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

Автордан бүләк

Балалар өчен берсеннән –берсе матур шигырьләр язучы Ринат Нуруллин  белән «Тукай укулары” нда очраштык .Ул үз шигырьләрен мавыктыргыч башваткычлар,табышмаклар һәм тапкырлык таләп иткән шарадалар рәвешендә бирә. Алар зирәклекне арттыра һәм эзлекле фикер йөртергә , чынбарлыкны дөрес аңларга өйрәтә. Бу күренешне шигърияттә яңа юнәлеш дип бәяләргә нигезләр бар. Ринат Галеевич – шагыйрь, язучы булу белән беррәттән  татар галиме, Татарстанның атказанган уйлап табучысы, техник фәннәр кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2011), Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты (2017), Ю.И.Островский исемендәге премия лауреаты (2017). Ул  китапханәбезгә  яңа китапларын бүләк итеп калдырды. Аңа зур уңышлар, сәламәтлек телибез.