Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

Республикакүләм VIII Габдулла Тукай укулары

  

12 нче апрель көнне авылыбыз мәктәбендә Габдулла Тукай мирасын өйрәнүгә багышланган “Без Тукайлы халык” Республикакүләм VIII Габдулла Тукай укулары узды. Узган чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, күренекле журналистлар һәм язучылар, Казан, Арча  шәһәрләренең төрле  музейлары хезмәткәрләре   республика мәктәпләреннән килгән укучылар,укытучылар эшенә бәя бирде.

Бүләкләү өлеше авыл  мәдәният йортында  узды.Кунакларны мәдәният йорты фойесында китап күргәзмәләре галереясы урнаштырып, «Театр яктылыкка,нурга илтә,Кире юлга җибәрми,уңга илтә ( Г.Тукай) ” дип исемләнгән кургәзмә һәм әлбәттә  татар әдәбиятының иң якты йолдызы- Габдулла Тукайның 133 еллыгы уңаеннан төзелгән “Тукай яши,Тукай яшәячәк” китап күргәзмәләре белән таныштырдым.Шулай ук кунаклар игътибарына Г.Тукай премиясенә кем лаек?-дип исемләнгән Г.Тукай бүләген дәгъвалаучылар исемлеге һәм  алар турында мәгълүмат ,китаплар куелды.