Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Китап дигән дөнья бар»

 

2нче апрель - Балалар китабы көне. Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул, балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп балалар китабы авторы, әкиятче Г. Х. Андерсен исеме белән бәйле. Бу бәйрәмне 1967 нче елдан алып, Г. Х. Андерсен туган көнендә бөтен дөнья бәйрәм итә. Шул уңайдан Яңа Кырлай авылы китапханәчесе балалар бакчасы хезмәткәрләре белән берлектә бу вакыйганы Балалар китабы бәйрәме итеп үткәрде. Бәйрәмдә балалар шигырьләр, әкиятләр тыңлау белән беррәттән күргәзмәдәге яңа китаплар белән таныштылар, сорауларга  җаваплар бирделәр,биеделәр, уеннар уйнадылар.