Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

« Булганнан бар да була... »

    

10нчы июнь көнне Яңа Кырлай авылы китапханәсендә авыл мәктәбе каршында оештырылган лагерьга йөрүче балалар өчен “Булганнан бар да була”...( чәчәк үстерү серләре) танып белү сәгате уздырылды.Бу чара  үзебезнең туган ягыбыз табигатененең матурлыгына багышланды. Сокланмаслык та түгел бит: урман дисәң, урманнары бар аның, сулыклар дисәң, елга-кулләре күп , болыннар, тугайлар, һәм һәркайда-чәчәкләр... Чәчәк үстерү ,бүлмә гөлләрен тәрбияләү,тукландыру,күчереп утырту,саклау  һәм башка бик күп вак гөл үстерү мәшәкатьләре турында белделәр балалар бу кичәдә.Китапханәдә булган барлык шул темага язылган китаплар,газета-журнал материаллары   белән таныштылар.

Кичә соңында балалар китапханәгә кайткан яңа китаплар белән дә таныштылар.