Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

“Керпене саклыйк!”

  

20нче март көнне китапханәдә  “Керпене саклыйк!” акциясе кысаларында башлангыч класс укучылары белән экологик сәгать узды.  Яңа Кырлай авылы китапханәсендә иске батарейкаларны җыю буенча “Керпене саклыйк!” дип аталган акция бара. Китапханәдә батарейкалар махсус савытка җыела. Безгә килгән һәркем дә әлеге акциягә кушыла һәм табигатьне саклауга үзеннән өлеш кертә алачак. Акциягә юктан гына әлеге исем куелмаган – бер батарейка бер керпе яши ала торган территорияне авыр металлар белән зарарлый. Батарейкалар, туфракка эләгеп, бу җирне җәнлекләр яши алмаслык дәрәҗәгә җиткерәләр,үсемлек-агачларга зыян салалар.Балалар язгы каникулларда үзләреннән,туганнары һәм күрше-тирәнең кулланыштан чыккан иске батарейкаларын җыеп килергә сүз бирделәр.