Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Олы бәла аяк астында гына …»

  

Ни кызганыч, наркотик афәте җәмгыятькә тамырларын тирәнрәк җәя бара... Яшьләр татып кына карыйм, бер тапкыр гына диеп , наркотик кулланып карый. Бүгенге көндә наркомания белән турыдан- туры бәйле кешеләрнең берсе генә дә азагын күзаллап башлагандыр диеп уйламыйм. Кызганыч, күпләр инде теләкләре булсалар да әлеге афәттән котыла алмый интегәләр. Бары тик махсус дәвалау учреждениеләренә барып җиткәч кенә аек тормышка кайта алалар. Наркотиклар куллануның  котычкыч нәтиҗәләргә китерүен яшүсмерләргә 1нче март көнне китапханәдә «Олы бәла аяк астында гына …» дип исемләнгән информация сәгатендә аңлатырга тырыштык, әлеге чарада  "Халыкара наркомафия һәм наркобизнеска каршы көрәш көне" китап күргәзмәлегенә күзәтү ясалды , укучылар Твой выбор фильмын карадылар.