Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Иң татлысы-Туган тел"

   

Туган тел – халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау кагылмасаң чыңламый. Әйдәгез, шушы кыңгырауны ешрак кагыйк. Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын”,- дип язды Фәнис Яруллин. 21нче февраль көнне Халыкара туган тел коне уңаеннан авылыбыз мәктәбендә “Иң татлысы-Туган тел”-дип исемләнгән кичә узды. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Рафис кызы алып барды.

Кичәбез кунаклары,якташларыбыз : Филология фәннәре кандидаты, Язучылар берлеге әгъзасы (тәрҗемәче буларак), С.Сөләйманова, Г.Державин исемендәге әдәби премияләр иясе, күп кенә язучыларның әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүче Хәсәнова Гәүһәр Мөхәммәт кызы һәм  Күлтәс авылында туып үскән республикабызда нәшер ителүче “Мәдәни җомга”,”Сираҗи сүзе” гәҗитләре корреспонденты Эльмира Сираҗиева. Яшь шагыйрә матбугат битләрендә шулай ук Эльмира Әхмәдуллина атлы журналист буларак та танылса, шигърият дөньясында исә Илгөлем исеме белән билгеле.Аларның чыгышын укучылар яратып тыңладылар.

Балалар ”Менә кемнән үрнәк аласы “китап күргәзмәсе белән танышып,презентация карадылар; туган телләрне зурлап төрле телләрдә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырлап, биеделәр һәм  үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар.