Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Ак барслы герб»

    

                7 февраль – Татарстан Республикасы Дәүләт гербы кабул ителгән көн. Бу уңайдан Яңа Кырлай  авылы китапханәсендә  «Ак барслы герб» дип исемләнгән сораулар һәм җаваплар сәгате узды. Кичә барышында башлангыч класс укучыларына  1992 елда кабул ителгән Дәүләт гербындагы төсләрнең, сурәтләрнең аңлатмасы, герб авторлары турында мәгълүмат бирелде. Башлангыч класслар укытучысы Гөлгенә Закирова укучыларны үзе укыган  Харис Р. Татарстан символлары.-К.:Магариф,2005- китабы белән таныштырды, китапта Татарстан Республикасының башка символлары турында да эчтәлекле, аңлаешлы  язылуын әйтте.Балалар кызыксынган сорауларын бирделәр,шул ук вакытта балаларның да фикерләренә игътибар зур булды.