Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Шәҗәрә – Гаилә көзгесе»

Кеше җирдә ни өчен яши? Үзенең кыска гына гомере эчендә ул барысына да өлгерергә, барын да танырга, белергә, үзе эшләп карарга, сөенергә, шатланырга, кайгы-хәсрәтне җиңеп чыгарга һәм иң мөһиме үзе турында киләчәк буынга якты истәлек калдырырга тырыша.”Әгәр үлгәч тә искә алсыннар дисәң, истәлекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр”,- дигән борынгы акыл иясе.

  Шәҗәрә – нәсел агачы дигән сүз. Нәсел бер бабайдан килә торган кешеләр буыны. Шәҗәрә агачын төзү бик җиңел эш түгел. Чөнки моның өчен бөтен якын һәм ерак туганнарыңны белергә кирәк.

 Җиде буынын да белгән кеше элек-электән үк бик дәрәҗәле,укымышлы булып саналган. Һәрбер кеше үзенең шәҗәрәсен саклаган. Шәҗәрәңне югалту хурлык саналган.

31нче гыйнвар көнне Яңа Кырлай авылы китапханәчесе Мәдәният йорты фойесында «Шәҗәрә – Гаилә көзгесе» дип исемләнгән әдәби кичә уздырды. Кичәдә 4,5,7 класс балалары үзебезнең җирлек нәселләре : укытучылар- Ахмеровлар гаиләсе турында укытучылары Эльмира Алис кызы Галяветдинованың бик эчтәлекле сөйләвеннән белделәр,шулай ук үзләре белән укыган И.Әһлиев ,К.Гыйбадуллина нәселләре шәҗәрәсе белән дә таныштылар. «Гаиләм-ныклы терәгем »-китап күргәзмәсе белән танышып , «Буыннар чылбыры өзелмәс» дип исемләнгән презентация карадылар.