Тантаналы митинг
9 май-Җиңү бәйрәме уңаеннан Яңа Кырлай һәм Яңа Иябаш авылында Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәл янында митинг оештырылды. Бәйрәмне авылыбыз имам-хатибы Вазыйх абый ачып җибәрде, шулай ук сүз Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы Газинур Гаязовичка, Г.Тукай Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы директоры Дамир Зиннәтулла улына, мәктәп директоры Энҗе Фарук кызына бирелде. Әлеге олы бәйрәмгә районыбыз кунагы - Арча муниципаль районы Советы аппарат җитәкчесе - Галимуллин Радик Наил улы да килгән иде. Ул ветераннарны бәйрәм белән котлап, барыбызга да матур теләкләрен җиткерде. Бәйрәмнең икенче өлеше укучыларның җыр-биюләре, шигырьләре белән үрелеп барды.