Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

“ Тутык кыңгырау” .Якташыбыз Фәнәвил Галиевне искә алу кичәсе.

6 май көнне Яңа Кырлай авылы мәдәният йортында якташыбыз Арча районы Әзәк авылында дөньяга килеп ,Яңа Кырлай авылы мәктәбендә белем алган, татар артисты, режиссер, драматург, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының актеры, Татарстанның халык артисты дәрәҗәсенә күтәрелгән Фәнәвил Галиевне искә алу кичәсе  узды. 

Кичәдә режиссер Илфат Камалиев, Ф. Галиевнең тормыш иптәше  Лидия ханым,класс җитәкчесе Зәйнәп Минһаҗ кызы,классташлары чыгыш ясадылар.Соңыннан “Тутык кыңгырау” фильмын карадык.

    Бу фильмны мәктәпләрдә соңгы кыңгырау яңгыраган көннәрдә күрсәтүнең дә хикмәте бар. Чөнки ул мәктәп еллары хакында. Төп герой Зөфәр 20 елдан соң очрашу үткәрә. Ул моны сабакташларын, мәктәптә укыган елларын сагынганга гына түгел, сабакташы Сәвияне күрер өчен дә оештыра. Моннан ике дистә ел элек әйтергә батырчылыгы җитмәгән сүзләр, ниһаять, әйтелә. Баксаң, ул гына түгел, башка сабакташлар да күңел түрендәгесен ачып салырга җыенганнар икән.

  Лидия ханым исә сценарийның чынбарлыкка туры килүен әйтте. Фәнәвил Галиевнең шәхси архивында сабакташлар белән төшкән фоторәсем саклана. Алар утыз елдан соң очрашкач төшкәннәр. 16 кыз, 16 егет Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбен 1977 елда тәмамлаганнар. Сабакташлары,Зәйнәп ханым Фәнәвилне гади, тыйнак, кешелекле, гайбәтләрдән өстен була белде, дип бәяли. Ул безнең күңелләрдә озак сакланыр!