Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Горурлыгыбыз-Тукай"

   

Музейлар - кешелек дөньясы, халык, милләт хәтере генә түгел. Алар - килгән кешеләрне тәрбияләү, аларга туган як турында,аның әдәбияты,гореф-гадәтләрен,фольклорын өйрәнү чарасы да. Бу тәэсир экскурсовод сөйләве аша да, экспозиция белән танышучы кешенең мөстәкыйль фикерләве аша да барлыкка килә. Хәзерге заманда компьютерлар һәм информацион технологияләр киң таралуга һәм аларның күп кенә уңай сыйфатлары булуга да карамастан, кешеләрне аның тарихи юлын күрсәткән кыйммәтләрдән, мәдәни байлыклардан читләтәләр, хәтта аералар да. Шуңа күрә музейлар кешеләрнең игътибарын шушы чын кыйммәт һәм байлыкларга юнәлтү, аларны саклау һәм үстерү кирәклеген искәртү чарасы булып торалар.