Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Яңа елда-яңа дус"

 

8нче гыйнвар көнне китапханәдә Яңа ел бәйрәме уңаеннан балалар бакчасы,башлангыч класста укучы балалар өчен "Яңа елда-яңа дус" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрдек. Балалар Яңа ел бәйрәменә багышланган  шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.Ай башыннан "Ял сәгатендә укырга" дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде,бәйрәм уңаеннан кечкенә булса да чыршы бизәп куйдык, китапханәне төрле уенчыклар белән бизәдек.

     Кыш бабаебыз да бик таләпчән булып чыкты,балаларның бар белгәнен сөйләтте, җырлатты, нинди китаплар укырга яратулары белән кызыксынды.Уеннарны кызыклы уеннар китапларыннан да, кул астында булган әйберләрдән дә ,электән яратып уйналганнарын да, фольклорны да онытмыйча (йөзек салыш) уйнадык. Ә барыннан да сөендергәне-өч егетебезнең яшьтәшләренә  баянда уйнап күрсәтүләре булды. Җитәкчеләре Гөлфия Солтанова да бәйрәмебез күңелле үтүгә зур өлеш кертте. Ә соңыннан-лотерея уеннары уйнатылды(бушка), бер бала да бүләксез калмады.