Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Тылсымлы" бәйрәмнәр якынлаша

  16-18 декабрь көннәре кардан сыннар ясалды. Без Яңа ел бәйрәменә әзерлекне сыннар эшләүдән башладык.

Б. Рәхмәт “Кыш бабай”

 

Кыш бабай килгән,

Ап-ак тун кигән.

Көтә кем генә

Чыгар дип өйдән.

 

Чыксаң чеметә,

Чыксаң чеметә

Менә шул аның

Бөтен эше дә.

 

Кар кызы

Яңа елның йолдызы —

Кар кызы ул, Кар кызы.

Энҗе, мәрҗән, асылташ —

Кар кызы ул. Кар кызы.

Ул — кызларның асылы.

Кар кызы, әй, Кар кызы!

Нурлы бәйрәм Яңа елда

Кояш булып балкыды.

Кичәбезгә тулган айдай

Нур сирпеде, нур сызды.

Күкләрдә юк йолдыз бит син.

Кар бөртеге — Кар кызы!

Йолдызлар бит бар да якты.

Юк йолдызның нурсызы.

Иң нурлысы, иң яктысы.

Иң гүзәле — Кар кызы!