Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

“Тукай эзләре буйлап” акциясе

22 апрель көнне  “Болгар радиосы”ның “Чәк-чәк шоу” иртәнге радиопроекты алып баручылары  бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан Кушлавыч, Өчиле һәм Яңа Кырлай авылларына сәяхәткә чыктылар, “Тукай эзләре буйлап” акциясен оештырдылар. “Чәкчәк”леләрне тыңларга бөтен авыл халкы гына түгел,якын-тирә авыллардан  да килделәр. Яңа Кырлай авылы китапханәчесе Мәдәният йорты фойесында Тукай иҗаты ,районыбыз тарихы белән кызыксынучылар өчен китап кургәзмәләре төзеп,кунаклар алдында чыгыш ясады,шулай ук кул эшләре күргәзмәлекләре  белән дә таныштырды. Кунаклар  халыкка  күрсәтер  өчен  үзләре белән Казан шәһәренең  Г. Тукай музеенда сакланучы шагыйрьнең шәхси әйберләрен алып кайттылар. Чарада шулай  ук Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев  һәм  “Казан егетләре “ катнашты. Укучыларыбыз һәм авыл халкы интерактив уеннарда катнашып, истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Әлеге җырлы бәйрәм барыбызда да бәйрәм рухы алып килде.