Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

Референдум

18нче ноябрьдә районның һәрбер авылында, шул исәптән безнең җирлектә дә үзара салым җыю буенча җирле референдум үтте. Участоклар иртәдән үк эшен башлап җибәрде, җыр-моң агылды. Халык та,  елдагыча, әлеге вакыйганың мөһимлеген аңлап, активлык күрсәтте, вакытында сайлау участогына килеп, үз сүзен әйтте. - Авылыбызны матурлыйсы, күркәм итәсе килә. Хөкүмәтебез булышам дип торганда ни өчен әле "әйе" дип тавыш бирмәскә. Бүгенге көнебез матур, имин, киләчәгебез дә шулай дәвам итсен. Изге эшкә бик теләп кушылабыз, - диделәр, мәдәният йорты бинасына килеп, референдумда катнашучылар. Сайлау көнендә нигезле сәбәп белән килә алмаучылар өчен вакытыннан алда, авырып килә алмаучылар өчен күчмә тавыш бирүләр оештырылды.