Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесе игълан ителде

    

Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен оештыра.

Әлеге чараны уздыруның максатлары булып Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М.Җәлилнен ижади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру.

 Әдәби бәйгенең беренче туры 26 нчы октябрь көнне Яңа Кырлай урта мәктәбендә узды.12 яшькә кадәрле 15 бала бу конкурста катнашты. М.Җәлил әсәрен татар телендә башкару номинациясендә 3 бала район турына узды.