Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

Мастер- класс “Тылсымлы куллар”

 Айга бер тапкыр чыга торган, мавыктыргыч, серле, балаларның күңеленә хуш килердәй “Тылсымлы куллар” журналы –башлангыч класс балаларының иң яратып укый торган басмаларының берсе.

16нчы октябрь көнне китапханәче мавыктыргыч эчтәлекле балалар журналына күзәтү ясап, анда басылып чыккан кайбер язмалар белән таныштырды. Оригами – кәгаздән уенчыклар ясау сәнгате. Ул безгә борынгы Япониядән килгән һәм хәзерге вакытта бик популяр. Оригами ярдәменә баланың вак моторикасын һәм логик фикерләвен үстерергә, игътибарын ныгытырга була. “Тылсымлы куллар” журналы ярдәмендә китапханәче мастер-класс үткәрде.