Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

“Агач утырту-изге гамәл”

  

Агач-куаклар тирә-як мохитебезне матурлаучы, саклаучы, һаваны чистартучы булып торалар. Безнең сәламәтлек тә яшеллек белән нык бәйләнгән. Бу җәһәттән яз-көз төрле акцияләр оештырыла. Шуларның берсе - "Көзен агач утырту" акциясе. Ул быел безнең җирлектә 11нче октябрь көненә  туры килде.

Әлеге акциянең максаты - урманнарны үстерү генә түгел, ә киң җәмәгатьчелектә аңа карата сакчыл караш тәрбияләү, игътибарны "табигатьнең яшел үпкәсе"н саклау проблемаларына юнәлтү дә. Агач күбрәк булган саен төбәкләрнең экологик хәле дә яхшыра ләбаса.

Без дә  әлеге акциягә кушылдык. Сабантуй бәйрәме була торган урында миләш һәм юкә үсентеләре утыртылды.