«Сез безгә кирәк әле!»
5нче октябрь көнне Яңа Кырлай авылы мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан «Сез безгә кирәк әле!» дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Өлкәннәр хөрмәтенә чәй табыны әзерләнде, концерт номерлары куелды. Авыл җирлеге башлыгы Сафаров Г.Г.,Ветераннар советы председателе Шакиров Д.Г.өлкәннәрне бәйрәмнәре белән котлап, сорауларга җавап бирделәр. 1нче октябрь көнне Яңа Кырлай һәм Яңа Иябаш авылы өлкәннәрен бәйрәм белән котлап “Кырлай” ширкәте тутырган бүләкләр өләштек.