«Хокукларыңны яшьтән бел! »
Һәр сабыйга үз хокукларын белү зарур. Бала аларны укып кына түгел, ә гамәлдә кулланырга өйрәнсә, тагын да яхшырак.
1989 елның 20 ноябре -Берләшкән Милләтләр оешма тарафыннан (БМО) Бала хокуклары турында Конвенция кабул ителгән көн. Анда 18 яшькә кадәр һәр кешенең шәхси хокуклары күрсәтелгән. Малай-кызлар үз хокукларын белергә тиеш. Яңа Кырлай авылы Мәдәният йортында әлеге җәһәттән башлангыч класс укучылары өчен " Хокукларыңны яшьтән бел! " дип исемләнгән информация сәгате узды.Чараны Яңа Кырлай авылы китапханә мөдире Найлә Әхмәтҗанова һәм мәдәният йорты җитәкчесе Роза Ермакова әзерләде.