Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Бердәм мәдәният дәресе"

14 сентябрь  көнне Яңа Кырлай гомумбелем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Бердәм мәдәният дәресе" үткәрелде. Дәрес барышында башлангыч сыйныф укучылары Татарстан Мәдәният министрлыгының Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә тормышка ашырылучы "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында махсус басмаларны алдылар. Китапханәче,башлангыч класс укытучылары тарафыннан балаларга аларны әти-әниләре белән бергәләп тутыру, мәдәният учакларына бергәләп йөрү аңлатылды.