Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

“Без Тукайлы халык”

15 нче апрель көнне Яңа Кырлай авылы китапханәчесе  Габдулла Тукайга 130 ел тулу уңаеннан, яшь буынга рухи- әхлакый тәрбия биру, шагыйрьнең әсәрләрен һәм ижатын пропагандалау максатыннан, укытучылар коллективы белән берлектә  “Без Тукайлы халык”дип исемләнгән бөек шагыйрьнең шигырьләрен уку марафоны уздырды.Олысы да ,кечесе дә бик теләп катнашты бу чарада. Мәктәбебез укучылары :Закиров Нурсил,Рахимова Динара,Хәйретдинов Ранис,Мортазин Илназ,китапханәче Наилә Әхмәтҗанова һәм авылыбыз имамы Вазыйх хәзрәт Гарипов бик теләп  Г.Тукай шигырьләрен укыдылар.