Яңа Кырлайда «Ак калфак»лылар җыелды
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы, Арча муниципаль районы һәм җирле “Ак калфак” татар хатын-кызлары филиалы белән берлектә 25-27 июль көннәрендә “Арча төбәгеннән чыккан язучылар әсәрләрендә чагылдырылган йола, гореф-гадәтләрнең бүгенге көнкүрештә кулланылышы” исеме астында күчмә утырыш уздырды.
26 июнь көнне Яңа Кырлайда кунакларны Габдулла Тукай әкият геройлары каршы алды(“Бәйрәм бүген”-театральләштерелгән тамаша),Сәгъди абзый йортында” Исемдә калганнар” әсәре буенча күренеш күрсәтелде, ”Чордашлар” фольклор коллективы бәйрәмне дәвам итте.
Чарада Татарстаннан һәм Россия регионнарыннан, чит илләрдән 150 вәкил, күп санда журналистлар катнашты.