Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

Яңа Кырлай мәктәбендә-" Соңгы кыңгырау " бәйрәме.

      24 нче май көнне 11 нче сыйныфта укучы 5 укучы һәм 9 нчы сыйныфта укучы кайбер укучылар өчен мәктәптә соңгы тапкыр кыңгырау шалтырады. 

Зур юлларга безне чыгардың син,
Күңелләргә бирдең омтылыш.
Соңгы кынгырау булсын беренчесе,
Син каршыла безне, зур тормыш.

Әйтерсең лә пар атларда үтте
Кыңгыраулы мәктәп еллары;
Онытылмас, кая юл тотсак та,
Сагындырыр таныш чыңлавы.
Кыңгыраулы, кыңгыраулы,
Кыңгыраулы мәктәп еллары!..