«Онытмыйк Җиңү батырларын, алар өчен үлем юк җирдә»
23 нче апрель көнне Яңа Кырлай мәдәният йортында «Онытмыйк Җиңү батырларын, алар өчен үлем юк җирдә» район зона ярышлары фестиваль-конкурсы үтте.Анда барлыгы 10 авыл үзешчәннәре үзләренең осталыгын күрсәтте. Конкурс бүрт номинациядә узды.
- « Музыкаль өлеш. Вокал»
- «Хореография»
- «Нәфис сүз»
- «Театраль осталык ».
Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган бу бәйгедә китапханәче нәфис сүз өлешенә үзебезнең җирлектә 1нче тур ярышларда җиңеп чыккан укучыларны тәкъдим итте,ике презентация эшләде.