Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Тормыш тыныч булсын!"

Дистәдән артык шигырь китаплары авторы,Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты  Клара Булатовага-80 яшь тулу уңаеннан Яңа Кырлай авылы китапханәсендә мәктәп китапханәчесе Мифтахетдинова Фирдания белән берлектә уздырылган  “ Тормыш тыныч булсын !” кичәсе 17 март көнне узды.Кичәдә 6,7 нче класс укучылары катнашты.Шагыйрәнең тормыш юлы,иҗаты,бүләкләре,мактаулы исемнәре турында информация бирелде,укучылар шагыйрәнең төрле елларда иҗат ителгән шигырьләрен укыдылар,Г.Фәнисә “Шушы яктан шушы туфрактан без” (Рәис Нәгыймов музыкасы) җырын башкарды,шул ук исемдәге китап күргәзмәлегенә күзәтү үткәрелеп,шагыйрә иҗатын чагылдырган презентация күрсәтелде.