Республикакүләм VII Габдулла Тукай укулары
12 нче апрель көнне авылыбыз мәктәбендә Габдулла Тукай мирасын өйрәнүгә багышланган “Без Тукайлы халык” Республикакүләм VII Габдулла Тукай укулары узды. Узган чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Мәгарифне үстерү институты белгечләре, күренекле журналистлар һәм язучылар, Казан, Арча шәһәрләренең төрле музейлары хезмәткәрләре республика мәктәпләреннән килгән укучылар,укытучылар эшенә бәя бирде.
Бүләкләү өлеше авыл мәдәният йортында узды.Кунакларны мәдәният йорты фойесында китап күргәзмәләре галереясы урнаштырып, күренекле якташыбыз-дин галиме,тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани иҗатына багышланган “Мәшһүр якташ” ;милли кием, гореф-гадәт һәм милләтебез көнкүрешен чагылдырган -”Милләтемнең рухи көзгесе” дип исемләнгән кургәзмә һәм әлбәттә татар әдәбиятының иң якты йолдызы- Габдулла Тукайның 132 еллыгы уңаеннан төзелгән китап күргәзмәләре белән таныштырдым.