Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Уйларымны кеше белсен…"

   

Язучы, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рабит Батуллага 80 яшь тулу уңаеннан 26 март көнне Г.Тукай әдәби-мемориаль музеенда әдәби-музыкаль очрашу узды. Очрашуда катнашу өчен Казаннан Рабит Батулла һәм каләмдәшләре – драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов; шагыйрь Наил Касыймов; язучылар, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре дә кайткан иде. Очрашуда мәктәп укучылары,татар теле һәм әдәбияты укытучылары, авылыбызның өлкән буын кешеләре, Арча педагогика көллиятеннән укучылар да катнашты. Кичә җыр һәм биюләр белән аралашып барды.