Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

Күңелле ял итәбез!

      

13 нче гыйнвар көнне, Яңа Кырлай авылы мәдәният йортында “Күңелле ял итәбез!” дип исемләнгән урам концерты булып узды.Бу Искечә Яңа елны каршы алуга багышланган кичәдә Тукай ,Яшел һәм Яшьләр  урамында яшәүче үзешчәннәр үз осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәмебезне Кырлай-ТВ каналы   башлап җибәрде.Кырлай телевидениесе үз урамын тулысынча яңалыклар, Хайваннар дөньясында , Сәяхәтчеләр клубы, Һава торышы, балалар өчен чыгарылыш, ретро җырчылар чыгышы, чүплото, Иске Яңа елны каршылау һәм бәйрәм концерты күрсәтеп тамаша кылды.

Китапханәче Найлә Әхмәтҗанова кичәнең сценарийын төзеде һәм  алып барды.”Тукай рухы яши бу җирдә “дип исемләнгән презентация эшләнде.