Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Яңа ел хикмәтләре”

   

Яңа ел - һәркем яратып, көтеп алган истәлекле бәйрәмнәрнең берсе ул.   30 нче декабрь көнне Яңа Кырлай  авылы мәдәният йортында , китапханә белән берлектә  "Яңа ел хикмәтләре  ” бәйрәм  бал маскарады үткәрелде.Җирлек башлыгы Газинур Гаязович Сафаров авылдашларны бәйрәм белән котлап,”Иң матур бизәлгән капка төбе”конкурсына нәтиҗә ясады,җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Бәйрәм матур җырлар, биюләр, төрледән төрле кызыклы уеннар белән аралашып алып барылды. Лотерея билетлары( һәр алучыга-бүләк )уйнатылды.Кичә күтәренке рухта барды. Соңыннан бәйрәм биюләре кичәсе оештырылды.