Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

“ Укы!Бу-кызыклы!”-китап аукционы

29 нчы гыйнвар көнне Яңа Иябаш башлангыч класс укучылары авыл китапханәсендә “ Укы!Бу-кызыклы!”-китап аукционында катнаштылар.1-4нче класс укучыларын нинди китаплар кызыксындыра?Үзләре  күбрәк кайсы китапларны яратып укыган-һәр бала иң яратып укыган әсәрен тәкъдим итә.Кызыктыргыч китапны барысының да укыйсы килә,ә формулярдагы китаплар санын укучыларның китап тәкъдим итү баллары белән кушып,иң зур балл җыйган укучы гына беренче укый ала.Соңыннан актив укучыларга бүләкләр тапшырылды.