Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Китап - күңел кояшы"

Җәйге каникуллар — иң күңелле вакыт!  Балаларның  ялларын күңелле һәм мавыктыргыч үткәрү өчен бүген Яңа Кырлай авылы китапханәсе каршында, табигатьтә балалар белән  “Китап – күңел кояшы” дип исемләнгән әдәби пикник оештырылып, матур һәм күңелле китаплар кычкырып укыдык.

Балаларга китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Бергәләп табышмакларга җаваплар таптык, уеннар уйнадык. Балалар үзләре дә яраткан әкиятләрен сөйләделәр.  Ахырдан  тәмле күчтәнәчләр белән сыйландык. Алдагы очрашуларга кадәр  укырга китаплар алып өйләребезгә таралыштык.