Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

"Туризм көне"

 Чараның максаты-балаларга урманнарда, таныш булмаган җирләрдә экстремаль шартларда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәтү, көтелмәгән авырлыклар белән көрәштә җиңүче булып чыгу. Балалар туристларның кем икәнен, туризмның нинди булуын, үзең белән походка нәрсәләр алып барырга кирәклеген белделәр. Аннары, уңайлы өс киеме һәм аяк киеме киеп, үзебез белән яхшы кәеф, рюкзаклар һәм палатка алып, без балалар белән бергә авылыбызның табигатен карарга киттек. Җәяүләп билгеләнгән урынга барып җиттек. Табигатьтә балаларны спорт ярышлары һәм күңелле уеннар көтә иде. Иң көтелгән мизгел ашау иде. Балалар рюкзакларыннан тәм-томнар алып, бүлештеләр һәм бер-берсен сыйладылар. Аннары мәдәни программа башланды. Барлык балалар да күңелле итеп, иптәшләре белән төрле конкурсларда көч сынаштылар. Поход вакытында балалар үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар. Тагын да ныграк дуслашып бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Һава торышы чиста күк һәм якты кояш белән сөендерде.