Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Хуш киләсең, Сабантуй!»

Балалар Сабантуена бүген бик матур көн туры килде. Аллаһка шөкер, җәйге сәламәтләндерү лагерында ял итүче балалар өчен бик кызыклы бәйрәм узды.
Балалар белән төрле уеннар уйнадык: аркан тартыш, күзне бәйләп бүләк кисү, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, таяк тартыш, көрәш һәм башка уеннарда балалар көч сынашты. Бу милли уеннарның барысы да балалар күңеленә хуш килгәндер. Бәйрәмдә катнашкан бер генә бала да бүләксез калмады.
Балаларга кушылып без дә күңелле бәйрәм иттек.