Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

“Рус шигъриятенең кояшы”

6 июнь көнне рус шагыйре, тәнкыйтьче, язучы, әдәби тәнкыйтьче, рус  әдәбиятына нигез салучы ,  публицист, журналист, "Современник" журналына нигез салучы  Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел тулды.  А.С.Пушкин - хәзерге рус теленә нигез салган, шуңа күрә бу көн Рус теле Көне итеп билгеләп үтелә. Китап укучылар белән Пушкинның тормыш, юлы, иҗаты белән таныштык, аның әсәрләрен кычкырып укыдык. Командаларга бүленеп рус теле көненә багышланган уеннар уйнадык.