Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

“Халыклар дуслыгы-бердәмлек”

      

     Ноябрьнең беренче атнасында без ике дәүләт бәйрәмен: Халыклар бердәмлеге һәм   Татарстан Республикасы конституциясе көннәрен билгеләп үтәбез.Әлеге бәйрәмнәрнең һәркайсы халыклар бердәмлеге, тупланганлык, гражданнар җаваплылыгы идеяләре белән сугарылган алар безнең конституциядә дә сакланган хокукый гражданлык җәмгыятендә бердәм күпмилләтле халык булып яшәргә омтылуыбызны гәүдәләндерә.Ә халыклар бердәмлеге безнең өчен сәяси һәм рухи планда төп милли идея булып тора. Авылыбыз яшьләре һәм кунаклары өчен 4нче ноябрь көнне мәдәният йортында “Халыклар дуслыгы-бердәмлек” дип исемләнгән кичә-презентация  узды.