Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

«Сугыш сагышы һәм гомер язмышы»

Сугыш сагышы һәм гомер язмышы... Сугыш узды, авырту калды... Ватанны саклаучылар көне уңаеннан китапханәбездә авылыбыз ветераннары- Зарипова Рәшидә Бакый кызы һәм Галимҗанова Кифая Сәгъди кызы катнашында 8-10нчы класс укучылары өчен очрашу кичәсе узды. Без ветераннарыбызны балачаклары, туганнары турында истәлекләре белән уртаклашырга, сугыш елларындагы аларның гаиләләрендә сакланган хатирәләре, истәлекләре белән таныштырырга чакырдык. Кунакларыбыз үзләренең балачакларында булган, үз күзләре белән күргән хатирәләре белән уртаклаштылар. Сугыш балаларының язмышлары төрле, әмма аларның барысын да уртак фаҗига, балачакның матур дөньясын югалту берләштерә. Аларның балачагы 1941 елның 22 июнендә өзелә. Сугыш елларында һәр бала ачлыкка, ялангачлыкка карамастан батырлык күрсәтә: укуларын дәвам итәләр, фронтка посылкалар җибәрәләр, кырда эшлиләр, авыр хезмәт белән Җиңүне якынайталар. Бүген алар бу фаҗигале көннәрнең соңгы шаһитлары. Бу җылы истәлекле очрашу укучыларның сораулары белән үрелеп барды. Мәдәният хезмәткәре Шәрәфетдинов Фирдүс кунакларга үзенең матур җырларын бүләк итте. Укучылар "Сугыш урлаган балачак" китап күргәзмәлегендәге китаплар белән таныштылар, "Ятимлек-мәңге төзәлми торган йөрәк ярасы" презентациясе кичәне тагын да тулыландырды. Ахырдан кунакларыбызны Сафаров Газинур Гаяз улы котлады һәм бүләкләр тапшырды.